«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Чаллы – Водозабор – Яңа бистә» – Калмаш – Күзкәй» төбәк автомобиль юлы участогына капиталь ремонт эшләре алып барыла. Ремонтланган участокның озынлыгы якынча 3 км тәшкил итәчәк.
Объектта 20 мең квадрат метрдан артык мәйданда вак таш-мастик асфальт-бетон өслеген җәю, юл кырыйларын вак таш белән ныгыту каралган. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак: 3 юл билгесе куелачак, юл тамгалары сызылачак.