Яңа Чишмә районында автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүгенән башлап Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында гомуми кулланылыштагы төбәк әһәмиятендәге Яңа Чишмә – «Шереметьевка – Кармалы» автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү 22,7 км – 27,6 км участогында автомобиль юлына капиталь ремонт ясау белән бәйле. Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Урап чыгу өчен «Казан – Оренбург» – «Чистай – Түбән Кама», Чистай – Түбән Кама, Югары Уратма – Благодатная, Зәй – Югары Уратма – Шереметьевка гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юллары һәм «Казан-Оренбург — Акбулак — Казахстан Республикасы чиге» Р-239 федераль автомобиль юлы тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International