Чебоксарда беренче «Елга» форумы эшли башлады

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген Чебоксарда Россиянең эчке су юлларын һәм елга транспортын үстерүгә багышланган «Елга» форумы эшли башлады. Чара К.В. Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театрында уза. Форумда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнаша.

Эшлекле программа үзәгендә - елга флотын яңарту, үзебезнең суднолар төзелешен һәм порт инфраструктурасын үстерү, йөк базасын булдыру, елга транспортында тимер юл һәм автомобиль транспорты белән ташуларны интеграцияләү, тармакны цифрлаштыру, пассажирлар йөртүне үстерү һәм кадрлар әзерләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International