Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында җиңел таксида пассажирларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чараны Министрлыкның транспорт Идарәсе башлыгы Мария Захватова үткәрде. Видеоконференцэлемтә форматында анда республика халкына хезмәт күрсәтүче такси агрегаторлары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне Казанда узачак Россия - АСЕАН халыкара саммиты алдыннан оештырдылар.
Саммит кебек зур халыкара чаралар уздыру чорында югары дәрәҗәдәге сервисны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Ташучыларга персоналның әдәплелеген һәм автомобильләрнең чисталыгын күзәтергә, машина йөртүчеләрнең чит телләрне белүен тәэмин итәргә, мөрәҗәгатьләргә һәм шикаятьләргә оператив җавап бирергә, шулай ук пассажирларның халыкара кунакчыллык һәм куркынычсызлык стандартларын үтәргә киңәш ителде.
Барлык санап үтелгән кагыйдәләрне үтәү пассажирларның ышанычлылыгын һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә тиеш, шул исәптән халыкара саммитны уздыру чорында да.