Казанда милли проект буенча Коләхмәтов урамы ремонтланды

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнарына караган Коләхмәтов урамында 1,1 чакрым озынлыктагы өлешендә төзекләндерү  эшләре башкарылды.

Әлеге участокта 27 мең квадрат метрдан артык мәйданда урам өслегенә чыдамлы югары катлам түшәлде, гомуми мәйданы 4 814 кв.м тәшкил иткән җәяүлеләр сумаклары (тротуарлар) ремонтланды. 

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да эшләр башкарылды. Аерым алганда, 728 кв.м мәйданда юлда машиналар туптап тору өчен тукталыш урыннары ясалды һәм алты тукталыш  урнаштырылды. Шулай ук светофор белән җәяүлеләр юл кичү урыннарында юл билгеләре куелды, җәяүлеләр өчен юл буенда урам киртәләре урнаштырылды, юл сызыклары сызылды.  

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда милли юл проекты кысаларында республикада региональ әһәмиятендәге 221,8 чакрым юл, Казан агломерациясендә 37,1 км, Яр Чаллы агломерациясенең 22,8 км һәм Түбән Кама агломерациясенең 2,2 км озынлыкта юллар ремонтланачак.

Билгеләп үтик, юл эшләренең сыйфатын һәм эшләнү тизлеген тикшереп тору даими рәвештә башкарыла. Подряд оешмасы  материалларның сыйфатын тикшерә һәм норматив документлар таләпләргә туры килүен карый. Заказ бирүче үз чиратында лабораторияләрне җәлеп итеп эшләү технологиясен үтәүне контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International