Россия төбәкләрендә «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча шәһәр агломерацияләренең 19 мең чакрымнан артык төбәк трассаларын һәм урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерәләр. Хәзер илебезнең субъектларында асфальт-бетон түшәүнең фактта бвшкарылган өлеше 35 % тәшкил итә.
"Милли проект буенча юл эшләре график буенча бара, ә кайсыбер урыннарда хәтта алгарак та китеш бар. Агымдагы елда "БКД" объектларында 136,1 млн. кв. м юл өслеге салыначак. Бүгенгә планлаштырылган эшләрнең өчтән бере инде үтәлгән - бу 35%, ягъни 47 млн. кв. м. тәшкил итә. Хәзерге вакытта 900 гә якын объект файдалануга тапшырылды, шулай итеп гражданнарга төзекләндерелгән һәм имин юллар гамәлгә тапшырылды», - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Быел илкүләм проект буенча 19 мең чакрым озынлыкта региональ
һәм җирле юл челтәренең 6,2 мең объекты норматив халәткә китереләчәк.
Татарстанда исә агымдагы елда илкүләм юл проекты кысаларында гомуми файдаланудагы региональ һәм җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 283,6 км озынлыктагы юл эшләрен башкару һәм 26 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. 1 июльгә тупланган мәгълүматларга караганда, милли проект буенча төбәктә гомуми үтәлеш 50%тан артык тәшкил итә. Казан агломерациясендә барлык 19 объектта да төзекләндерү эшләре алып барыла, Чаллы агломерациясендә - барлыгы 5 объектта, 3 участокта эшләр тәмамланды, шулай ук Түбән Кама агломерациясендә юл эшләре 2 объектта алып барыла. Төбәк челтәрендә 57 объекттан 32 объектта юл эшләре тәмамланды, 25 объектта юл эшләре дәвам итә.