Агымдагы елда Татарстанда милли юл проекты кысаларында 22 күперле корылма файдалануга тапшырылачак

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли юл проекты кысаларында 27 күпер корылмасын торгызу эшләре алып барыла. Барлыгы 12 күперне реконструкцияләү һәм 15 күперне ремонтлау башкарыла, шуларның 22 күпере агымдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.

Бүгенгә гомуми озынлыгы 302,887 метр булган 9 корылма файдаланыла. Мәсәлән, Кайбыч муниципаль районындагы «Олы Кайбыч - Камылово» автомобиль юлында Кубня елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясалды.Моннан тыш, Лаеш районында «Столбище авылына керү юлы» автомобиль юлы аша күпер ремонтланды.

Ел ахырына кадәр тагын 13 күпер корылмасын норматив хәлгә китерү каралган, бу юл хәрәкәте иминлеге дәрәҗәсенә һәм алар урнашкан автомобиль юлларының сыйфатына турыдан-туры йогынты ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International