Министр урынбасары Артем Чукин милли проект кысаларында Казан урамнары юлларында ремонт эшләре барышын карады

2022 елның 24 июне, җомга

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында объектларда йөреп чыкты.

Ул Олы Казан боҗрасын үстерү кысаларында  барган Техникическая урамыннан Киров дамбасына кадәр барган юл участогында булды.

Республика башкаласында милли юл проекты кысаларында Николай Ершов, Ф.Әмирхан, Үзәк, Четаев, Энергетиков урамнарында төзекләндерү эшләре алып барыла.

Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 33,8 чакрым тәшкил иткән автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла. Финанслау суммасы 5 604,2 млн сум тәшкил итә, шуларның 3 604 млн сумы федераль бюджеттан, 2 млн сумы - региональ бюджеттан бирелгән акчалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International