Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама ГЭСы күперендә оператив штаб үткәрде. Эшләрнең заказчысы «Главтатдортранс» ДКУ, генподрядчы Яр Чаллы шәһәренең «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП, күперне карап тоту буенча җавап бирүче подрядчы оешма «Камавтодор» ҖЧҖ белән берлектә аскы аралыкның 27 терәгендә деформацион җөйне планлы алыштыру буенча эшләр барышы турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, эшләр 27 августта башланды. «Татавтодор» ҖЧҖ директоры Артем Капустин сүзләренә караганда, җөйнең озынлыгы 8,5 м тәшкил итә, биеклеге - 30 см. Җөй конструкциясен монтажлаганда махсус югары технологияле катнашма кулланылган. Катнашманың ныгуын җәйгәннән сон өч тәүлек көтәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, деформацион җөй Мәскәү өлкәсенең Истра шәһәрендә Россия җитештерүчесе тарафыннан әзерләнгән. Аның хезмәт итү вакыты - 25 елга кадәр.
Төзекләндерү эшләре күпердә генә башкарылмады. Төп күләм аның аскы өлешенә туры килә. Биредә юл төзүчеләр 4 балканы ныгыттылар, аварияле җөйне сүттеләр, яңа деформацион җөй монтажладылар, технологик катнашма салу өчен конструкциянең опалубкасын урнаштырдылар.
2021-2022 елгы көзге-кышкы чорда күперне эксплуатацияләүгә әзерләү кысаларында җөй алыштыру белән беррәттән 683 кв. м мәйданда күпернең аскы аралыгының асфальт-бетон катламындагы чокырларны ямау эшләре башкарылды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, барлык техник һәм технологик операцияләр проект режимында башкарылачак. 3 сентябрьдә, җомга көнне, бетон ныклыгын җыйганнан соң, җөй янындагы зона асфальтланачак. 4 сентябрьдә 07:00 сәгатьтә күпер буенча транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылачак. Министр билгеләп үткәнчә, төзекләндерү эшләренең вакыты инновацион материалларны куллану хисабына бер атнага кыскартылган.
Шулай ук министр заказчыга киләчәктә төзекләндерү эшләре барышында, хәрәкәтне туктатуны төнге вакытка планлаштырырга тырышырга кушты. Һәм планлаштырылган юл эшләре турында алдан хәбәр итәргә кирәк. Үз чиратында, министр автомобильчеләргә пик сәгатьләрендә ремонтлана торган участоклар буенча хәрәкәтне чикләргә һәм әйләнеп узу өчен уртак файдаланудагы альтернатив юлларны файдаланырга кушты.