Бүген Яшел Үзәндә реконструкциядән соң тимер юл аша юл үткәргеч буенча хәрәкәтнең рәсми ачылышы булды.
Юл үткәргеч Озерная һәм Новостроительная урамнарында урнашкан, ул кыска юнәлеш буенча Яшел Үзәннең ике өлешен – тимер юллар белән бүленгән Мәскәү һәм Идел юнәлешләрендә торак төзелеше һәм сәнәгать зонасын тоташтыра. Шулай ук ул Яшел Үзән аша Казан - Волжск юнәлеше буенча автотранспортның төп транзит юнәлешендә урнашкан.
Юл үткәргеч хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча барлык заманча таләпләргә җавап бирә һәм автомобиль транспортыннан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнгән. Аның озынлыгы 243,5 м, машиналар йөрү өлешенең киңлеге - 9 м, җәяүлеләр өчен һәр яктан 1,5 м тротуарлар каралган.
Юл үткәргеч төзегәндә Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелгән һәм объектка автомобиль транспорты белән китерелгән, аннан соң зур йөк күтәрүчәнлегенә ия булган автокраннар ярдәмендә монтажланган металлдан аралык корылмалары кулланылган. Юл үткәргечтәге төп аралык корылмалары өчәү: икесе өч аралык схемасы, берсе ике аралык схема буенча җыелган. Бу 10 аралыкны бары тик дүрт деформацион җөй ярдәмендә тоташтырырга, шулай итеп, юл үткәргеч буенча салмаграк йөрүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Күпер төзүчеләр шулай ук Sika фирмасы күпер катламының полиуретан гидроизоляциясенең яңа төрен кулландылар. Әлеге материалны мондый система белән җәю металл конструкцияләрне су утүдән саклап озак вакытка коррозиягә каршы яклауны тәэмин итә.
Юл үткәргечтә тимер юллар аша чыгу өчен куркынычсызлык буенча барлык таләпләр дә үтәлгән. Автотранспорт чараларын һәм җәяүлеләрне имин йөртү өчен цинкланган киртәләр урнаштырылган, цинкланган металл терәкләрдә тышкы ясалма электр яктыртуы урнаштырылган, тимер юл норматив документлары белән таләп ителә торган күпер асты габариты белән тәэмин ителгән.
Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өчен юл үткәргечтә һәм килү юлларында су җыю оештырылган. Даими һәм вакытлы нигездә биләп торган барлык җир кишәрлекләре планлаштырылган һәм уңдырышлы туфрак таратып һәм үлән чәчеп рекультивация узган.
Норматив буенча юл үткәргечнең хезмәт итү вакыты 70 елга исәпләнгән.
Юл үткәргечне реконструкцияләүнең генераль проектчысы - «МостПроектСтрой» ҖЧҖ, генераль подрядчысы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.