Фәрит Хәнифов эш визиты белән Әлмәттә булды

2021 елның 23 июле, җомга

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булды.

Эш сәфәре кысаларында министр Куйбышев тимер юлын карап чыкты.

Әлмәт районында Фәрит Хәнифов район башлыгы Тимур Нагуманов, «РТЮ» ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Сергей Блохин озатуында Әлмәт, Кәләй һәм Колшәрип станцияләрен йөреп чыкты. Сәфәрнең төп максаты - Татарстан территориясендә шәһәр яны пассажир элемтәсен үстерү өчен чаралар билгеләү, шулай ук Әлмәттә гомуми файдаланудагы яңа тимер юл төзү мөмкинлеген ачыклау.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республика хакимияте органнары белән Куйбышев тимер юлы арасындагы хезмәттәшлек, йөк һәм пассажирлар агымнарын оештыруда оптималь карарлар кабул итү буенча бурычлар куюын билгеләп үтте. Татарстанның нефть башкаласы - Әлмәткә шәһәр эчендә үз перроны кирәк. Бу халыкка кыска гына вакыт эчендә Бөгелмә, Яр Чаллы, Ижевск шәһәрләренә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук министр бүгенге сәфәр нәтиҗәләре буенча якынча 8 км озынлыктагы тармак төзү кирәклеге каралачагын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International