«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Минзәлә районында төбәк әһәмиятендәге Минзәлә - Рус Караны - Тогашево автомобиль юлын капиталь төзекләндерү дәвам итә. 7,3 км озынлыктагы участокта югары чыдамлыкка ия вак таш-мастиктан торган ЩМА-10 асфальт-бетоннан катлам җәелгән, трассаның күчәрләре торгызылган һәм ныгытылган. Шулай ук асфальт-бетон катнашмасыннан 7 съезд төзелгән. Хәзер юл төзүчеләр вак таш белән һәр яктан икешәр метр юл кырыйларын ныгыталар.
Подрядчы оешмага 380 метр барьер коймалары, 57 юл билгесе һәм 210 сигнал баганасы урнаштырасы калган.
Эшләрнең генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.
Минзәлә - Рус Караны - Тогашево юлы 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул Татарстанның Сарман районына һәм «Идел» М-7 федераль трассасына чыгуны тәэмин итә. Аның буенча мәктәп һәм авыл автобус маршрутлары йөри.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.