Татарстанның Алабуга муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Алабуга - Гәр - Абалач юлы участогы төзекләндерелде.
Юл 2 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 9 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул Алабуганы федераль әһәмияттәге «Идел» М-7 автомобиль юлы һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән бәйли. Аның буенча шулай ук зур йөк транспорты да интенсив йөри.
Төзекләндерү эшләре барышында юл төзүчеләр югары чыдамлыкка ия ЩМА-15 асфальт-бетоны катламын җәйделәр һәм һәр яктан өчәр метр юл кырыйларын ныгыттылар.
Эшләрнең генераль подрядчысы - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмасы «Алексеевскдорстрой» ААҖ.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.