Яшел Үзәндә тимер юл аша юл үткәргечне реконструкцияләү төгәлләнде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Яшел Үзәндә тимер юл аша юл үткәргечне реконструкцияләү төгәлләнде. Юл үткәргеч Озерная һәм Новостроительная урамнарында урнашкан һәм шәһәрнең сәнәгать өлешендә торак районнарда һәм Казан юнәлешендә тотрыклы транспорт элемтәсен тәэмин итә.

Юл үткәргечнең озынлыгы - 243,5 м, машиналар йөрү өлешенең киңлеге - 9 м, һәр яктан 1,5 метр тротуарлар.

Яңа юл үткәргечтә тимер юллар киселешендә куркынычсызлык буенча барлык заманча таләпләр дә тәэмин ителгән. Подрядчы цинкланган коймалар урнаштырган, цинкланган металл баганаларда тышкы ясалма электр яктыртуы җиһазландырылган.

Моннан тыш, юл үткәргеч автомобиль транспортыннан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнгән.

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү өчен юл үткәргечтә һәм аңа килү юлында су җыю оештырылган. Даими һәм вакытлы нигездә биләп торган барлык җир кишәрлекләре вертикаль рәвештә планлаштырылган һәм уңдырышлы грунт түшәп, үлән чәчеп рекультивация башкарылган.

Юл үткәргечне төзегәндә металл аралык корылмалары кулланылган. Алар объекттан 1,5 км ераклыкта урнашкан Горький исемендәге Яшел Үзән заводында җитештерелгән. Аралык корылмаларының металл конструкцияләре автомобиль транспорты белән китерелгән, аннан соң зур йөк күтәрүчәнлегенә ия булган автокран белән монтажланган.

Юл үткәргечтә өч катламнан торган Sika фирмасының яңа типтагы күпер полотносының гидроизоляциясе кулланылган. Гидроизоляция материалының әлеге системасы металл конструкцияләрен дым үтеп керүдән генә саклап калмый, ә озак вакытка коррозиядән саклауны тәэмин итә.

Юл үткәргечне реконструкцияләүнең генераль проектчысы - «МостПроектСтрой» ҖЧҖ, генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ - төзелгән юл үткәргечнең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алу өчен Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенә гариза биргән. Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетыннан объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен документлар пакеты әзерләнә.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Татарстанда 15 күпер корылмасын төзү, реконструкцияләү һәм төзекләндерү эшләре бара. Шуларның 9ы агымдагы елда файдалануга тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International