Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елның 17 июнендәге 1 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясе буенча шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тариф үзгәрәчәк.
Бәя түбәндәгечә булачак:
- маршрут буенча беренче ун километрлы зонадан икенчесенә кадәр бәя - 28 сум;
- өченче зонадан дүртенчесенә кадәр - һәр зона өчен өстәмә 18 сум;
- бишенче зонадан сигезенчегә кадәр - һәр зона өчен өстәмә 16 сум;
- тугызынчы зонадан унөченчегә кадәр - һәр зона өчен өстәмә 14 сум;
- ундүртенче зонадан егерменчегә кадәр - һәр зона өчен өстәмә 12 сум.
5 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларны йөртүгә тарифлар юл документының тулы бәясеннән 25% күләмендә билгеләнгән.
Татарстан территориясендә юл йөрү документлары белән беррәттән абонемент билетлары да гамәлдә:
- «көн саен», гамәлдә булу срогы - 1, 2, 3, 4 ай, 10, 15, 20, 25 көн;
- «эш көне», гамәлдә булу срогы - 1, 2, 3, 4 ай;
- «ял көне», гамәлдә булу срогы - 1, 2, 3, 4 ай;
- махсус тариф буенча («Шәһәр», «Ике яр», «Корпоратив», «Миңа башкалага», «Яшьләр»).
Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Содружество» АҖ кассаларында алырга мөмкин.