Һава транспорты федераль агентлыгы төбәк авиапассажирлар йөртүне субсидияләү программасы буенча 2021 елга маршрутлар исемлеген раслады.
Әлеге исемлеккә Татарстан Республикасы финанслауда катнашкан «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларыннан 17 маршрут кертелгән. Аерым алганда, Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж һәм Ярославльгә рейслар башкарачак. «РусЛайн» авиакомпаниясе - Казаннан Брянскка. Казаннан Ростов-на-Донуга һәм Түбән Камадан Ростов-на-Донуга һәм Краснодарга «Азимут» авиакомпаниясе очышлар башкарачак. Түбән Камадан Новосибирскка рейсларны «Сибирь» авиакомпаниясе башкарачак.
Субсидияләнә торган маршрутлар исемлегенә шулай ук Татарстан финанслауда катнашмый торган юнәлешләр дә кертелгән. Болар - «РусЛайн» авиакомпаниясе тарафыннан Казаннан Архангельск һәм Калугага, «Костромское авиапредприятие» авиакомпаниясе тарафыннан Костромага, «ЮТэйр» авиакомпаниясе тарафыннан Липецк һәм Төмәнгә башкарыла торган рейслар.
Әлеге исемлек нигезендә, Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Волгоград, Красноярск һәм Омсктан Чиләбегә, Түбән Новгородтан Әстерханга, Пермьнән Волгоградка һәм Самарадан Омскка субсидияләнә торган рейсларны башкарачак.
Махсус тарифлар буенча даими рейслар, беренче чиратта, халыкны төбәк авиаташулары белән тәэмин итә. Моннан тыш, субсидияләнә торган рейслар Татарстан шәһәрләре һәм Россиянең башка төбәкләре арасында авиаэлемтәне ныгытырга, үсеш һәм багланышлар өчен яңа мөмкинлекләр бирә.