Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 159 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 4 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 362 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында - 212.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3648 кеше килгән, 3709 пассажир киткән.

18 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Аерым районнарда томан, бозлавык. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -2 дән +2 градуска кадәр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International