18 сентябрьдә республика юлларында 51 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2014 елның 19 сентябре, җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 51 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 66 очрагы, 65 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 607 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
Республикада сентябрьнең 18 көне эчендә 307 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 34 кеше һәлак булган һәм 379 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International