ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга
Яңа юллар М-7 “Идел” һәм Р-239 “Казан-Ырынбур” федераль трассаларын тоташтыралар. Төзелеш нәтиҗәсендә Яр Чаллыдан “Казан” халыкара аэропортына кыска юл булдырылды.
10 нчы октябрьдән “Казан-1” тимер юл вокзалы һәм “Казан” халыкара аэропорты участогында Татарстан башкаласыннан иртәнге һәм төнге сәгатьләрдәге рейслар белән очучы пассажирлар өчен яңа ике рейс кертелә.
Паратск-Краснозаринск аралыгында тимер юлларны капиталь төзекләндерү эшләре башкару сәбәпле, 15 октябрьдә ике шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 36 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 65 очрагы, 29 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 550 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 234 автобус чыккан.
Комплекслы тикшерү барышында Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге хезмәткәрләре ЮХИДИ органнары, автомобиль юллары оешмалары һәм төбәкнең хөкүмәт органнары вәкилләре белән берлектә Ульян, Самара, Ырынбур өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында урнашкан 130 тимер юл аркылы чыгу урынын карадылар.

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә үткән тәүлектә 31 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 72 очрагы, 27 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 457 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында расписание буенча 229 автобус чыккан.

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның октябреннән РФ тимер юллары челтәрендә үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша алынган билетлар яңа бланкта чыгарылачак.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертүгә һәм дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына бәйге комиссиясе утырышы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International