10 нчы октябрьдән Казанда өстәмә “Аэроэкспресс” рейслары кертелә

2014 елның 10 октябре, җомга
10 нчы октябрьдән “Казан-1” тимер юл вокзалы һәм “Казан” халыкара аэропорты участогында Татарстан башкаласыннан иртәнге һәм төнге сәгатьләрдәге рейслар белән очучы пассажирлар өчен яңа ике рейс кертелә. Аэропорттан шәһәр үзәгенә бара торган беренче поезд 5.00 сәгатьтә кузгала, ә Казаннан – 6.00 сәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, Тимер юл вокзалы – Аэропорт маршрутындагы поездлар гамәлдәге расписание буенча сәгать 08.00, 10.00, 12.00, 14.00, 16.00, 18.00, 20.00, 22.00 һәм 00.00, кире юнәлештә – 07.00, 09.00, 11.00, 13.00, 15.00, 17.00, 19.00, 21.00 һәм 23.00 сәгатьтә кузгалып китәләр. Моннан тыш, 2014 елның 1 июненнән әлеге маршрутта “Юбилейная” станциясендә өстәмә тукталыш кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International