Комиссия Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәгендәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарын тикшерүне төгәлләде

2014 елның 10 октябре, җомга
Комиссия тикшерүенең төп максаты – тимер юл аркылы чыгу урыннарының техник халәтен билгеләү һәм 2014-2015 елларда кышкы чорда аларны файдалануга әзерләү.
          Комплекслы тикшерү барышында Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге хезмәткәрләре ЮХИДИ органнары, автомобиль юллары оешмалары һәм төбәкнең хөкүмәт органнары вәкилләре белән берлектә Ульян, Самара, Ырынбур өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында урнашкан 130 тимер юл аркылы чыгу урынын карадылар.
          Тикшерү вакытында комиссия тимер юл аркылы чыгу урыннарының норма таләпләренә туры килүен тикшерде. Зур игътибар җәмәгать транспорты үтә торган тимер юл аркылы чыгу урыннарына бирелде.
          Тикшерү нәтиҗәләре буенча тимер юл аркылы чыгу урыннарының кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә анализ ясалды һәм автомобиль транспорты һәм поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче чаралар планы төзелде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International