ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертү буенча комиссия утырышы булып узды

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына кертүгә һәм дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына бәйге комиссиясе утырышы булып узды.
Министрлыкның кадрлар резервы түбәндәге вазифалар буенча формалашты: транспорт идарәсенең автомобиль транспорты бүлеге әйдәп баручы консультанты һәм оештыруны үстерү бүлеге әйдәп баручы белгече.
Дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифасы - оештыруны үстерү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгеченә бәйге үткәрелде.
Тест һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар резервына Луиза Фатыхова һәм Татьяна Уткина керделәр. Практик биремнәр һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча Наталья Борисова бәйгенең җиңүчесе булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International