М-7 “Идел” – Тагашево һәм Обухово – Тагашево автомобиль юлларын төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнде

2014 елның 10 октябре, җомга
 Питрәч районында М-7 “Идел” – Тагашево һәм Лаеш районында Обухово – Тагашево автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнде.
Яңа юллар М-7 “Идел” һәм Р-239 “Казан-Ырынбур” федераль трассаларын тоташтыралар. Төзелеш нәтиҗәсендә Яр Чаллыдан “Казан” халыкара аэропортына кыска юл булдырылды.
М-7 “Идел” – Тагашево автомобиль юлының озынлыгы 5,87 чакрым тәшкил итә. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 244 сигнал баганалары, 44 юл билгесе куелды. Шулай ук 2 тукталыш павильоны җиһазландырылды.
Обухово – Тагашево автомобиль юлының озынлыгы 8,22 чакрым тәшкил итә. Монда 169 сигнал баганалары, 69 юл билгесе куелды, металлдан 1152 м барьер коймалар куелды, 2 тукталыш павильоны җиһазландырылды.
Автомобиль юллары IV техник категория нормативы буенча һәрберсе 3,5 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән проектланды.
Эшләрнең генподрядчысы - “Татавтодор”, проект төзүчесе - “ИнститутАгроТрансПроект” ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International