ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 221 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 12 тапкыр тизлек режимын бозган. Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы  һәм контроль ноктага соңга калуның 134 очрагы  теркәлгән.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 566 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 221 автобус чыккан. Автобусларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тизлек режимын бозу, 61 билгеләнгән маршруттан тайпылу һәм 122 тикшерү урынына соңга калу очрагы теркәлгән.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
24 нче ноябрьдән Албаба станциясеннән Буа станциясенә кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәте туктатылу сәбәпле, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казан-Буа автобус маршрутының кайбер рейсларында хәрәкәт схемасын үзгәртте.
“Икътисадның реаль секторы белән идарә итү” номинациясендә безнең хезмәттәшебез Юлия Сибгатуллина җиңүче булды.
Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 209 автобус чыккан. Автобусларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.
22-23 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 103 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 105 очрагы, 152 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 947 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

22
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Пассажирларның үтенече буенча, 24 ноябрьдән Албаба-Арча юнәлешендә хәрәкәт иткән шәһәр яны поезды өчен 823 км да тукталыш булачак. Поезд тукталышка 12.51 сәгатьтә килеп җитә һәм 12.52 сәгатьтә китә.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Казанда Декабристлар урамында 25 нче ноябрьдән 28 нче февральгә кадәр 191 нче номерлы йорт янында Гагарин урамыннан алып Восстание урамы ягы юнәлешенә барганда хәрәкәт ябылачак.

20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 26 декабреннән “Казан” халыкара аэропортыннан Казан-Сочи-Казан маршруты буенча даими туры рейслар гамәлгә кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International