Казан-Буа автобус маршруты рейслары хәрәкәте схемасы озайтылды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе
24 нче ноябрьдән Албаба станциясеннән Буа станциясенә кадәр шәһәр яны поездлары хәрәкәте туктатылу сәбәпле, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Казан-Буаавтобус маршрутының кайбер рейсларында хәрәкәт схемасын үзгәртте. Хәзер маршрут Кильдуразы һәм Лащи торак пунктларына кадәр озайтылды. Кильдуразы торак пунктыннан автобуслар көн саен 06.20 сәгатьтә кузгалып китә, узышлый Лащига кереп чыга. Автобус Буадан Кильдуразы торак пунктына 15.30 сәгатьтә юлга чыга.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International