26 декабрьдән Казаннан кышкы Сочига рейслар гамәлгә кертелә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 26 декабреннән “Казан” халыкара аэропортыннан Казан-Сочи-Казан маршруты буенча даими туры рейслар гамәлгә кертелә. Очуларны “Оренбургские авиалинии” авиакомпаниясе атна саен җомга көнне гамәлгә ашырачак.
“Казан” халыкара аэропорты пассажирларга каралган махсус ташламалы опциядән кулланырга чакыра, Казан-Сочи-Казан маршруты рейсларында һәр пассажир чаңгы, сноуборд яисә хоккей копмплектларын бушлай алып бара алачак. Әлеге багажның авырлыгы очыш вакытында исәпкә алынмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International