24 ноябрьдә республика юлларында 566 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган.
Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 52 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 566 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 24 көнендә республикада 308 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 38 кеше һәлак булган һәм 363 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International