Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 221 автобус чыккан.Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә әлеге автобуслар 12 тапкыр тизлек режимын бозган (алдагы тәүлек күрсәткече белән чагыштырганда, 64% арткан). Шулай ук маршруттан тайпылуның 60 очрагы  (күрсәткеч 2% кимегән) һәм контроль ноктага соңга калуның 134 очрагы (күрсәткеч 9% арткан) теркәлгән.
 
Республика юлларында 284 берәмлек юл техникасы эшләгән. 
 
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 22 халыкара рейслар. 2110 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2350 кеше килгән.
 
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 56 рейс башкарган, 1-се тоткарлану белән.
 
26 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура -5 -10 гр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International