Ел саен 45 ел эчендә бөтен дөньяда 27 сентябрьдә «Бөтендөнья туризм көне» билгеләп үтелә. «Бөтендөнья туризм көне» Бөтендөнья туристлык оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1979 елда Испаниянең Торремолино шәһәрендә гамәлгә куелган.
«Татавтодор» АҖ юл-төзелеш оешмасы Арча муниципаль районының Ашытбаш авылы һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Карадуван авылы арасындагы төбәк автомобиль юлында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 1,9 километр озынлыктагы кисемтәне ремонтлап бетерде.
Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 90 км дан артык автомобиль юлларын һәм 17 км урам челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, милли проект кысаларында 14 күпер төзелә һәм реконструкцияләнә. Ремонт 12 күпер корылмасында оештырылган.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклауга багышланган чараларда актив катнашканнары өчен министрлакының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык секторы дәүләт хезмәткәрләре Нурмөхәммәтов Кәрим Альфред улы һәм Медведева Татьяна Георгиевна ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт һәм мәшгульлек. Заманча шартларда Трансформация» мактау грамотасы белән бүләкләнде.
16-25 сентябрьдә НТИ Up Great «Бишенче дәрәҗә» технологик конкурсының финалы уза, анда дүрт команда автоном йөк ташу өлкәсендә үз карарларын тәкъдим итәчәк.
2024 елның 12 августында Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурска гариза бирү кампаниясе старт алды.
Казанда «Kazan Digital Week – 2024» түгәрәк өстәле кысаларында автомобиль юлларын гамәлгә ашырганда цифрлы технологияләрне куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанда «Kazan Digital Week – 2024» Халыкара форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.
Бүген «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе үзенең 125 еллыгын билгеләп үтә. Казан трамвай хәрәкәте ерак 1899 елда эшли башлаганнан бирле инде дистәләгән еллар дәвамында Казан халкы һәм кунаклары арасында зур популярлык казанды.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Авиасервис» ҖЧҖ коллективын авиакомпаниянең 10 еллыгы уңаеннан бүләкләү тантанасында катнашты.