Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан Кытайның Санья курортына (Хайнань утравы, КХР) туры очышлар программасы эшли башлый.
Очышлар Татарстан башкаласыннан башкарылачак һәм 21 марттан башланачак. Очышлар җомга көннәрендә, кире рейслар дүшәмбе көннәрендә булачак. 31 марттан Казаннан дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очып китүче икенче атналык рейс өстәләчәк.
Билетларны аэропортның рәсми сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.
Габдулла Тукай исемендәге "Казан" Халыкара аэропорты - күпсанлы Россия һәм чит ил бүләкләренә ия. 2024 ел нәтиҗәләре буенча аэропорт 5 млн.369 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. 2024 елда маршрут челтәре 82 юнәлешне үз эченә ала, шуларның 31е – халыкара.