Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов төзелеш материалларын сатып алганда биржа сатулары механизмын сынау буенча катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференцэлемтә режимында чарада юл оешмалары (подрядчылар) һәм тәэмин итүчеләр вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында «Үзәк сәүдә системасы «Биржасы» АҖ дә юл оешмаларын теркәү һәм инерт төзелеш материаллары сатып алу өлешендә сатулар үткәрү турында фикер алыштылар.
Белешмә: «ЦТС «Биржасы» АҖ - оешкан товар базарын үстерү белән шөгыльләнүче акционерлык җәмгыяте, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен дә. Проект транспарентлылыкны, сату-алуларның өзлексезлеген, катнашучылар ягыннан ышанычның югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә һәм верификацияләнгән һәм гадел бәя куюны формалаштырырга мөмкинлек бирә. Проект товар базарын максималь колачлауга һәм КУЭ предприятиеләре өчен оештырылган сәүдә инфраструктурасын модернизацияләүгә юнәлдерелгән.