Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзер 344 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 205 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 1713 тонна ком-тоз катнашмасы, 20 тонна тоз тотылган.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр нормаль.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.