Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 329 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 208 берәмлек хезмәт күрсәтелде. Бер тәүлектә 2240 тонна ком-тоз катнашмасы, 26 тонна тоз тотылган.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәлләр нормаль.
Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.