ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда 23 нче майдан алып 7 нче июньгә кадәр Жуковский урамындагы юлның машиналар йөри торган өлеше (Зур Кызыл урамыннан Горький урамына кадәрге участокта) автотранспорт хәрәкәте өчен өлешчә ябыла.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 33 очрагы, 116 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 441 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. 2607 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 3032 кеше килгән.


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Республикада үткән тәүлектә, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча, 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 26 537,8 тонна асфальт-бетон кулланып 217 519,5 кв.м юл төзекләндерелгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 298 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 26 099 тонна асфальт-бетон кулланып 214 051,9 кв.м юл төзекләндерелгән.
Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 129 тимер юл кичүе эксплуатацияләнә, аларның 49 – Ульян өлкәсендә, 61 – Татарстан Республикасында, 15 – Самара өлкәсендә, 2 – Башкортостан Республикасында, Оренбург өлкәсе белән Удмуртия Республикасында берешәр.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 14 халыкара рейслар. 2347 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2645 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 50 очрагы, 58 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 408 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International