Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 301 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 21 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,03 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,65 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 14 халыкара рейслар. 2347 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2645 кеше килгән.

19 нчы майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты-вакыты белән яңгыр, көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +10 - +15 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International