Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 298 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 51 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 12 халыкара рейслар. 2193 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2156 кеше килгән.

20 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыт-вакыт яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура көндез +15 - +20 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International