Татарстанда төбәк әһәмиятендәге 214 051 кв. метрдан артык юл төзекләндерелгән

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 26 099 тонна асфальт-бетон кулланып 214 051,9 кв.м юл төзекләндерелгән.

18 майда Республикада 395,6 тонна асфальт-бетон кулланып 3247,8 кв.м. төбәк әһәмиятендәге юл төзекләндерелгән. Шул исәптә чокырларны ямау түбәндәге районнарда башкарылган: Азнакай (113,7 кв.м), Аксубай (376,1 кв.м), Актаныш (247,3 кв.м), Әлмәт (324,4 кв.м), Арча (261 кв.м), Кама Тамагы (128,2 кв.м), Лаеш (239,3 кв.м), Лениногорск (354 кв.м), Мамадыш (86 кв.м), Мөслим (168,1 кв.м), Яңа Чишмә (179,3 кв.м), Сарман (252,1 кв.м) һәм Чирмешән (256 кв.м).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International