Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 302 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,99 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 54,06 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 17 халыкара рейслар. 2607 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 3032 кеше килгән.

21 нче майда республикада болытлы һава көтелә, урыны белән белән кыска вакытлы яңгыр, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура +18 - +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International