Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,08 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,48 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 13 халыкара рейслар. 2759 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2929 кеше килгән.
26 нчы апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, төнлә һәм көндез кайбер районнарда томан, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +10 - +15 градус.