Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Көзге игелек атналыгы” кысаларында Дан аллеясын тәртипкә китерделәр

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре министрлык территориясен ямьләндерүдә катнаштылар һәм Дан аллеясындагы алмагачларны агарттылар. Аллея министр Ленар Сафин инициативасы буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына булдырылды. Алмагачларны Татарстанның транспорт комплексында озак вакытлар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары утыртты.

Чара “Көзге игелек атналыгы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” #Мәрхәмәтлетатарстан иреклеләр акциясе кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International