Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 12 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,30 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,86 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 20 халыкара рейслар. 3841 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3185 кеше килгән.
28 нче апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +15 - +20 градус.