ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3155 кеше килгән, 3423 пассажир киткән.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

1 майда Әлмәттә Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көненә багышланган 60 нчы юбилей җиңел атлетика эстафетасы узачак.

26 мартта 14:00 сәгатьтә Горький тимер юлының Кильдураз-Каратун аралыгында көйләнә торган тимер юл кичүендә «КАМАЗ» автомобиле йөртүчесе Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм хәрәкәт итүче 2ТЭ10У тепловозына килеп кергән. 

Бу юнәлештә очышлар 24 майдан 29 сентябрьгә кадәр уңайлы Boeing 737-800 лайнерларында башкарылачак.

Республика юлларында 393 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 281.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

1 июньдә Nordwind Airlines авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Сочига һәм Симферопольгә даими рейслар ача. Барлык очышлар 189 пассажирга исәпләнгән заманча уңайлы Boeing 737-800 авиалайнерларында башкарылачак.

Республика юлларында 408 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 285.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Оператив мәгълүмат: "Казан" халыкара аэропорты штат режимында эшли башлады.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Россия тимер юллары холдингы май аенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Россия эчендә еракка йөрүче барлык поездларда хезмәт күрсәтүнең барлык класс вагоннарында (СВ һәм «Люкс»ны да кертеп) түләүсез йөрүләрне тәэмин итәчәк. 

Төнлә төбәк әһәмиятендәге юлларда 215 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. Махсус техниканың күбесе Алексеевск, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында булды. 508 тонна ком-тоз катнашмасы, 6 тонна чиста тоз, 10 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелде. Хәзер юлларда 285 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International