Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 153 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.  

Республика юлларында 257 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 142.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3155 кеше килгән, 3423 пассажир киткән.

28 нче мартта республикада болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кар, юеш кар һәм яңгыр, урыны белән томан, тотрыксыз җил. Температура: +2...+7 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International