1 майда Әлмәттә Халыкара хезмәт ияләре бердәмлеге көненә багышланган 60 нчы юбилей җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Йөгерү 10.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр Ленин урамы буенча узачак. Ленин урамында "Нефтьче" мәдәният сарае, Саклык банкы, "Татнефть" берләшмәсе ягыннан, "Пятерочка" мини-маркеты ишегалдыннан чыга торган юллар, Ленин урамы киселешеннән Мәрҗани, Заслонов, Җәлил урамнарына һәм Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан Ленин урамына кадәр юлларны ябу планлаштырыла.
Машина йөртүчеләрне бу вакытка маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.