Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 393 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 281.
Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3323 кеше килгән, 3284 пассажир киткән.
27 нче мартта республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән яңгырлы юеш кар, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: +2...+7 градус. Юлларда бозлавык.