Nordwind Airlines авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Сочига һәм Симферопольгә даими рейслар ача

2019 елның 26 марты, сишәмбе

1 июньдә Nordwind Airlines авиакомпаниясе «Бигеш» аэропортыннан Сочига һәм Симферопольгә даими рейслар ача. Барлык очышлар 189 пассажирга исәпләнгән заманча уңайлы Boeing 737-800 авиалайнерларында башкарылачак.

Бигештән Кырымга 1 июньнән 5 октябрьгә кадәр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очарга мөмкин.

Сочига турыдан-туры рейслар 1 июньнән 26 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә планлаштырылган.

Шуны да искәртик: Nordwind Airlines авиакомпаниясе Сочига һәм Симферопольгә очышлардан тыш Бигеш аэропортыннан Мәскәүгә һәм язгы-җәйге җәдвәл кысаларында Анталья һәм Монастиргә чартер рейслары башкара.

Рейслар, тарифлар һәм кагыйдәләр турында тулырак мәгълүматны «Бигеш» аэропортының белешмә телефоны 8 800 200 1819 буенча белергэ мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International