Май дәвамында барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларына, шулай ук бер озатып баручыга авиакомпанияның теләсә кайсы даими рейсы маршруты буенча бушлай очу мөмкинлеге бирелә.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында пассажирлар ташуны җайга салу өлешендә законнардагы үзгәрешләргә багышланган матбугат конференциясе узды.
Конкурс түбәндәге вакантлы вазыйфаларны биләүгә игълан ителде: автомобиль юллары бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе һәм 1 разрядлы өлкән белгеченә, концессион килешүләр бүлегенең әйдәп баручы консультантына.
Әлмәт муниципаль районында 20 апрельдән 30 октябрьгә кадәр Әлмәт-Лениногорск автомобиль юлының 16,3 чакрымнан 21 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
«Содружество» пассажир компаниясе җәйге хәрәкәт графигына күчә. Пассажирлар агымы арту сәбәпле, 14 апрельдән Казан - Йошкар-Ола - Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе яңадан торгызылды.
27 апрельдә «Содружество» шәһәр яны компаниясе Казан велосипедчылар клубы белән берлектә җәйге велосезон ача.
Кичә Мәскәүдә «Россия канатлары 2018» милли премиясен тапшыру тантанасы узды.
Россия тимер юллары май аенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бушлай йөрү мөмкинлеге бирәчәк.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган. Татарстан башкаласына 3698 кеше килгән, 4187 пассажир киткән.
Акция 1 майдан 20 майга кадәр пассажир компаниясе хезмәт күрсәткән полигонда хәрәкәт итүче шәһәр яны поездларында, шул исәптән югары комфортлы вагоннарда гамәлгә ашырыла.