Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе сугыш ветераннарына май дәвамында бушлай очу мөмкинлеге бирә

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе ел саен «Тынычлык өчен рәхмәт» акциясен үткәрү турында игълан итә! Май дәвамында барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларына, шулай ук бер озатып баручыга авиакомпанияның теләсә кайсы даими рейсы маршруты буенча бушлай очу мөмкинлеге бирелә.

Бушлай очу тиешле таныклык булганда рәсмиләштерелә: Бөек Ватан сугышы инвалидына, Бөек Ватан сугышы ветеранына, Ленинград блокадасында яшәүче һәм фашистлар концлагерьларының, гетто һәм Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына.

Билетлар сатып алу буенча тулырак мәгълүматны +7 966 2601509 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International