Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган. Татарстан башкаласына 3698 кеше килгән, 4187 пассажир киткән.

16 нчы апрельдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар кебек явым-төшемнәр. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил. һава температурасы 4-9 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International