«Содружество» шәһәр яны компаниясе җәйге велосезон ача

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

27 апрельдә «Содружество» шәһәр яны компаниясе Казан велосипедчылар клубы белән берлектә җәйге велосезон ача.

Велотурда катнашучылар 09.30 сәгатьтә Казан-1 тимер юл вокзалы бинасы янында җыела. 10.30 сәгатьтә төркем 6355 нче номерлы Казан-Свияжск шәһәр яны поездында Свияжск станциясенә кадәр, аннан велосипедларда Свияжск утрау-шәһәренә кадәр барачак.  Казанга шул ук маршрут белән кайтыла. Канаш-Казан юнәлешендәге 6358 нче номерлы шәһәр яны поезды Свияжск станциясеннән 16.44 кузгалып китә.

Велотурда теләге булган һәркем катнаша ала. Алдан теркәлү таләп ителми.

Шәһәр яны поездында Казан-1 станциясеннән Свияжск станциясенә кадәр һәм кире якка юл бәясе - 144 сум. Билетны «Пригород» мобиль кушымтасында сатып алган очракта 10% ташлама бирелә. Велосипедларны алып бару бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International